«Петр Беренче: кодрәтле язмышлар хакиме» (12+)

26 октябрь көнне 10 нчы санлы китапханәдә өлкән сыйныфлылар өчен Петр I нең тууына 350 ел тулуга багышланган «Петр Беренче: кодрәтле язмышлар хакиме» дигән тарихи кичә-портрет узды. 

Вечер-портрет Могучий …
10ф. «Петр Первый могучий властелин судьбы»
10ф. «Петр Первый могучий властелин судьбы».
10ф. кв

Петр Беренче – күренекле дәүләт эшлеклесе, Романовлар нәселеннән булган рус патшасы, беренче Россия императоры, бөек реформачы. Китапханә кунаклары булачак императорның балачак һәм яшьлек еллары турында кызыклы фактлар белән танышты, Бөек Петрның хакимлек итү чорында кылган төп казанышлары, Россиядә нинди яңалыклар кертүе турында белде. 

Алып баручы сөйләгәннәрдән мәктәп укучылары Петрның замандашларына аны аңлавы кыен булуын белде. Патша – балта остасы, патша – тимерче, патша – солдат… үзе башкарган эшләрнең бар нечкәлекләренә төшенергә тырыша. Капма-каршылыклардан торган император үзе тыныч диңгез култыгыннан дөньяви океанга чыгарган гигант корабны хәтерләтүче зур державасына тиң була. 

Китапханәче чыгышын Петр Беренче турында нәфис фильмнар өзекләреннән торган матур электрон презентация тулыландырды. 
Чара азагында укучылар «Петр Беренче чоры Россиясе» интеллектуаль квиз-уенында катнашты. 

P.S. «Петр Беренче: кодрәтле язмышлар хакиме» тарихи кичә-портреты – Пушкин картасы буенча үткәрелүче чара. Китапханәнең Пушкин картасы буенча уздырылучы барлык чаралары белән рәсми сайтта һәм Культура.РФ сайтында таныша аласыз.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: